Тема войны в произведениях татарских писателей
Автор: Шайдуллина Разиля АрслангалиевнаДолжность: учитель татарского языка
Учебное заведение: МБОУ"Школа№62"
Населённый пункт: Казань
Наименование материала: статья
Тема: Тема войны в произведениях татарских писателей
Раздел: среднее образование
Назад
Тема войны в произведениях татарских писателей
Шайдуллина Рәзилә Арслангалиевна, I квалификацион категорияле укытучы, 62нче
мәктәп, Казан шәһәре
ХХ йөз татар әдәбиятында халык тормышын киң планда яктыртуга, кеше һәм
җәмгыять проблемасын колачлап алырга омтылу татар прозасында бай эчтәлекле, яңа
темалар
үзләштергән
әсәрләрне
мәйданга
чыгара.
1914
елда
башланган
Беренче
бөтендөнья сугышы Россиядәге төрле сәяси карашларны кискәнләштерүгә китерә. Шуңа
мөнәсәбәттә әдәбиятта сугыш темасы киң яңгыраш ала. “Беренче бөтендөнья сугышының
хезмәт ияләренә
китергән авырлыгын күрсәтү, адәм каны коюга каршы нәфрәтләрен
белдерү бу чор демократик рухлы татар әдипләре өчен темаларның берсе булды. Прозада
урын
алган
әлеге
мотивлар
татар
поэзиясендә
дә
үстерәләләр.
Г.Харис,
М.Сәнгати,
С.Сөнчәләй, Ф.Ибраһимов, М.Укмасый кебек шагыйрьләриҗатында сугыштан ризасызлык
белдергән
тойгылар
тирәнәя
төшә
һәм
социаль
авазлар
көчлерәк
яңгырый
башлый”
[ Бәширов 2002:228] . К.Тинчуринның гомере һәм иҗаты, иң мөһим милли уяну, көрәш,
өметләр
тарихларын
иңләп,
гаять
зур
фаҗигалы
30
еллар
ахыры
белән
чикләнә.
Табигый,әлеге
чорлар
авазы,проблемалары,
милли
хыяллары,
идеяләре
(утопик
юнәлешләре дә) аның иҗатында киң урые ала. Фидакарь шәхес буларак, ул яңалыкка юл
яручыларның алгы сафында көрәшә. Шул чор язучылары кебек К.Тинчурин даүзенең
иҗатында кайгы-хәсрәт китүрече сугышның кырыс мохитенә алып керә.Шулай да биредә
әле кангойгыч бәрелешнең асылын, нигезен, идеологикасылын, ссәяси моментын ачып
бирүкүзәтелми.Моның
сәбәбе
патша
хөкңмәтенең
сугыш
чорында
уреашкан
каты
өензурасы белән дә бәйле булуы ихтимал.
Реалист әдипләр сугыш-әфәт, фаҗига дигән фикерне раслыйлар.Империалистик
сугышның халык тынычлыгын җимерә, гаилә тормышын, яшьләрнең язмышын туздыра
дигән караш конкрет әсәрләрдә, конкрет мисаллар белән дәлилләнә. Әлегетендеөияләрдән,
ил күләмендә барган вакыйгалардан К.Тинчурин да читләшми.Фаҗигале вакыйгаларныүз
эченә алган хикәяләрендә ил-халык язмышы белән яшәве аеруча ачык чагыла.Әсәрләрнең
нигезендә
сугыш
һәм
халык
темасы
ята.
Аянычлы
язмышлы
геройларны
әдәбият
мәйданына чыгара.
К.Тинчурин “Искәндәр” (1915) хикәясендә морза нәселеннән чыккан геройларны
үзәккә
куела.Шунысын
да
әйтеп
китү
зарур:татар
әдәбиятында
язучылар
морзалар
тормышына еш мәрәҗәгать итәләр.Әдипләр игътибарын морзаларның язмышы, тормыш
позицияләре, хыяллары, максатлары җәләп итә. Шуңа күрә дә алар көчле, куәтле, әмма
фаҗигале
образлар
буларак
тасвирланалар.
Мәсәлән,
Г.Газизнең
“Морзалар
янында”
(1915) хикәясенең геройлары руслашып бетә язган , вак-төякне зур бер нәрсәгә санап
хафалынучы
типлар
итеп
сүрәтләнәләр.
Биредә
язучы
морза
тормышын
фаҗигале
образлар итеп түгел, ә туган теленнән бизеп баручы, милләт тормышыннан читләшеп
баручы типлар буларак тәкъдим итсә, К.Тинчуринның “Искәндәр”ендә исә фаҗигале
язмыш үзәктә тора. Язучы әлеге әсәре белән көчле драматизмлы хикәяче буларак таныла.
Сугышның кеше язмышларын, хыялларын, яшьлекләрен юк итүче көч булуын конкрет
мисаллар белән дәлилли. 1915 елны Г.Ибраһимов төзегән “Альманах” исемле җыентыкка
кергән әлеге хикәядә әдип сугышка каршы протест белдерә. Әсәрдә мәхәббәт хисенең
зурлыгы, кеше бәхетенә каршы булган сугышафәте кебек проблемалар күтәрелә.Хикәянең
беренче яртысында, мәхәббәт, бәхет, гүзәллек тантана иткән тормыш бирелсә, икенче
өлешендә исә киресенчә, геройларның кайгы хәсрәтләре, сөйгәнен сагынулары өстәнлек
ала. Искәндәрнең үлеменнән соң сюжетта якты төсләр кара буяу белән алышына.
Морза нәселеннән чыккан Искәндәрне кечкенәдән үк хәрби хезмәткәр булырга
әзерлиләр.Әтисе
Шаһмар
мирза
үзе
яшь
вакытын
гаскәрлектә
үткәреп,
полковник
дәрәҗәсендә отставкага чыккан, ватанпарвәр карт буларак тасвирлана. Хикәядә ул дингә
ышанучын кеше буларак күрсәтелә. Коръәнне танымаса да, аны кадерләп тотуы, һәр
атнада үлекләр рухына сәдака бирүе, елына бер мәртәбә големе мәҗлесе үткәрүе шуны
раслый. Мирза улын да шул рухта тәрбияләргә тырыша.
К.Тинчурин Искәндәрнең күңел дөньясында барган үзгәрешләргә дә игътибар
бирә. Аны тирән хис-кичерешләргә бай булган герой буларак күрсәтә. Аңа Гөлпәрваз
белән киләчәк тормышлары хакында да киңәшүләр ят түгел. Геройларның эчке дөньясына,
хис–кичерешләренә, психологиясенә тирән үтеп керә, мәхәббәт хисе биредә кешенең
сокландыргыч сыйфаты итеп бирелә. Сугыш башлану белән Искәндәр батырлача кабул
итә. Сөйгәненең ялваруларына карамастан, хәрби хезмәттән баш тартмый. Шул рәвешчә,
киләчәккә
матур
планнар
корган,
туй
ясарга,
Мәскәүгә
барырга
уйлаган
яшьләрнең
хыяллары
җимерелә.
Автор
аларны
бәхетсез
булуларын
сугыш
хәбәрен
китергән
телеграмма вакытында ук әйтеп куя. Шаһмар мирза да, үзе гаскәри булганлыктан сугыш
башлану
хәбәрен
тыныч
кабул
итәргә
тырыша.Германиянең
сугыш
игълан
итүнең
сәбәпләрен, мәсьәләнең сәяси ягын ачыкларга омтыла:
“- Угълым, Дәүләтгильдиевлар бу көнгә кадәр нәселемез йөзенә кызыллык
китермәде. Алар фамилиянең честен саклау юлында кулларыннан килгән нәрсәләрен
аямадылар. Куркакларга дөньяда хурлык, ахирәттә тәмуг, угылым!..Аллага тапшырам,
ярдәмчең алла булсын!..” [ Тинчурин 1967:100].
Күренә ки, Дәүләтгильдиевлар гаиләсенә намус кебек төшенчәләр изге.
Мәрьямбикәнең “Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән әфәнде безне мактандырыр дип
ышанып калабыз” дигән бәхилләшү сүзләре Искәндәргә дошманга каршы көрәшүдә көч
бирә. Әнә шул мактанырлык эшне максатына җиткерү юлында яшь егет сугыш кырында
акланмаган үлем белән якты дөньядан китә. Автор сугышны батырлык күрсәтү, дәрәҗәләр
өстәү мәйданы дип аңлатудан ерак тора. Әмма фамилиянең данынын күтәрергә тырышу
телзге Искәндәрне ут эченә этерә. Әдәби тәкыйть әлеге күренешләрне тискәре яктан
бәяләнеп килде. Мәсәлән,Б.Гыйззәт билгеләгәнчә егетнең хлеменә: “...үзе туып үскән
мохитта урнашкан тәртипләр, кагыйдәләр дә өлешчә сәбәп була. Искәндәрне сугышка
озатканда, әтисе-отставкадагы полковник Шаһмар да, кызның әнисе Мәрьям дә, мондый
очракларда әйтелә торган теләкләрдән тыш, өстәмә бурыч та йөклиләр: ул фронтта ничек
тә
батырлык
күрсәтеп,
фамилиянең
данын
югары
күтәрергә,
хәттә
генерал
булырга
тырышырга тиеш” (Б.Гыйззәт, 496). Ә.Кәримуллин да шул ук фикерне куәтләп, әсәрнең
отышлы, уңайягын, әһимиятен һәм көчен: “...мирза нәселенең “дан”ын дәвам иттерү
коткысына сукыр рәвештә буйсынып, шул дан өчен корбан булуының мәгънәсезлеген
ачып бирүдә” [ Кәримуллин 2002: 5] күрсәтә. Биредә шунсы игътибарга лаек, Искәндәр
дәрәжә яулау өчен генә сугышка китми, ә туган илен саклау, яклау бурычы аны бу адымга
этерә.Чын патриот буларак таныта.
К.Тинчурин табигать образларына мөрәҗәгать итеп, геройларның эчке
дөньяларын, хис-кичешләрен ача. Әсәр Шаһмар мирза бакчасының матурлыгын тасвирлау
белән башланып китә. Мөһабәт бакчада тормышның гөрләп баруын сурәтләп,хикәяләүче
геройларның язмышында шундый матур мизгелләрнең башлануын билгели. Язгы көннең
матурлыгын тасвирлау белән язучы геройларның тормышларында да яңа этап башлануына
ишарәли. Әсәр ахырында исә Искәндәрдән Гөлфәрвазның түземсезлек белән хат көтүе
күңелсез көзге көннең авыр һавасы белән паралельләр үткәрелә. Героиняның күңелендә
барган авыр минутларны тирәнрәк бирү өчен көне буе яуган көзге яңгыр аша бирә:
“Искәндәрдән бу көнгә почта белән дә хат-хәбәрнең килмәве Гөлфәрвазның җәрәхәтле
йөрәген
тагын
да
җәрәхәтләндереп,
нечкәреп
калган
кулларына
таянып,
ул
шушы
җәһәннәм күңелсезлеге белән чолганган һавадан ниндидер ярдәм көтә иде.
Аның хәсрәтле күзләре үлеп беткзн бакчадан күңелен юатырлык нәрсәдер
эзләгәндә, тәрәзә алдындагы юеш һавага чолганган тирәкнең түбәсендә ялгыз калган
бәрдәнбер яфракның көзге, дәһшәтле җил белән тартышып торганына очрап, ул шул
ярдәмсез калган яфракка карап, куркынычлы хыял мохиты эчендә онытылып калды”
[ Тинчурин 1967:104].
Әдип кызның фронтка киткән Искәндәрдән хәбшр көтеп, газап чигүләрен, кайгаларын
табигать күренешләре белән параллель сурәтләү нәтиҗәсендә, тирән, әтемле итеп бирә.
Хикәядә сугыш, мәгънәсез кан кою, үлем яшьләрнең киләчәген җимерүче давыллы көч,
гүзәллекнең
дошманы булуы раслана. Биредә заман һәм герой концепциясе нигездә
мәхәббәт сызыгы фаҗигале тәмамлана.
Сугыш һәм халык темасын, язмышын сүрәтләгән “Искәндәр” хикәясендә язучы
тормышта булган фаҗигале вакыйгаларны, авыр кичерешләрне оста психолог буларак
бирә. Әлеге темага автор еш иөрәҗәгать итә башлый. Тематик яктан иҗатын кинәйтә
барып,
ул
фронтта
булган
вакыйгаларны
гына
түгел,
патша
армиясендәге
рәхимсез
тәртипләрне, милли изүне фаш итә. Мисал итеп, “Бөгелгән бармак”, “Адашкан фәрештә”
хикәяләре шундыйлардан.
К.Тинчуринның проза өлкәсендәге беренче уңышларын шул чордагы тәнкыйть тә
билгели: “Тинчурин исә яхшы мәгълүматлы бер артист булу өстенә, аның әдиплелеге дә
юк
түгел.
Аның
журнал
вә
газеталарда
дәрәҗ
ителгән
милли
вак
хикәяләре
һәркем
тарафыннан сөялеп укыла” [ Тинчурин 1967:100] .
К.Тинчурринның бу чорда язылган хикәяләрендә чорның шактый катлаулы мәсьәләре
урын
алган.
Автор
көндәлек
вакыйгаларны
теркәү
белән
генә
түгел
шөгыльләнми,
аларның сәяси хәлләрен ачарга омтыла. Тормыш, яшәүнең мәгънәсе заман һәм герой
призмасы аша үткәрелә. Гомумән, ХХ йөз башы татар әдәбиятында язучылар иҗатында
кеше язмышы, бәхете, киләчәге игътибар үзәгендә тора.
Империалистик сугыш китергән афәтләрне К.Тинчурин гади халык драмасыннан
чыгып кына сурәтләми, төрле катлау кешеләрнең фаҗигасе, драмасы итеп тә бирә. Шулай
итеп,
чорның
җитди
мәсьәләләрен
күтәреп
язучы
аларның
иҗтимагый-сәяси
нигезен
ачарга,
милләт
язмышына
тәэсирен
күрсәтә.
Әсәрләрендә
гәүдәләнгән
геройларның
язмышларын
сурәтләгәндә,
әдип
яшәү
һәм
үлем,
тормыш,
яшәүнең
мәгънесе
кебек
прблемаларны
үзәккә
куя.
Хикәяләрендә
халыкның
сугышка
протест,
ризасызлык
белдерүен чор һәм герой концепциясе нигезендә чагылдыра.
Әдәбият
Бәширов.Ф. ХХ йөз башы татар прозасы/ Ф.Бәширов.-Казан: Фикер, 2002.-325б.
Тинчурин.К. Сайланма әсәрләр/ К.Тинчурин.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1967.-441б.
В раздел образования